9-11 сентябрьдә Мәскәүдә IV Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы уза. Форум кысаларында дөнья экспертлары катнашында 50дән артык чара, шулай ук социаль өлкә проектлары күргәзмәсе узачак. Форум спикерлары арасында – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башкалар.
Әлеге масштаблы чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм министр урынбасары Юлия Абдреева да катнаша.
Социаль тармак мәсьәләләре, бу өлкәдә яңа алымнар һәм чишелешләр «Социаль ярдәм / озын гомерлелек» эксперт сессиясендә каралачак. Татарстан ведомствосы башлыгы Э. Ә. Зарипова «Cоциаль сәясәтне үзгәртеп коруның төбәк тәҗрибәсе, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларының адреслылыгын җайга салу» дигән доклад белән чыгыш ясаячак.
Форум чаралары https://social-forum.ru/ сайтында трансляцияләнә.