7 сентябрь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә» дигән программа кысаларында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә чираттагы дәрес үткәрелде.
«Беслан кайгысы кайтавазы» дигән дәрес «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында үткәрелде һәм социаль хезмәт алучыларда толерантлык хисе формалаштыруга, террорчылыкны кабул итмәүгә юнәлдерелгән иде. Фаҗига корбаны булган балалар истәлегенә яшьләр оригами техникасында фәрештәләр ясадылар.