Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Кул эшләре әлифбасы» остаханәсе кысаларында «Көзге букет» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Төркемле дәрес башында хезмәт буенча инструктор катнашучыларны аның темасы белән таныштырды һәм төймәләрдән әзер композиция күрсәтте, эш барышы турында сөйләде, энә һәм кайчы белән куркынычсыз эш алымнарын аңлатты. Сәдәф тегү кулларны язуга әзерләргә генә ярдәм ими, игътибарны һәм фантазияне дә үстерә. Тукыма һәм энә белән эшләү күрү-мотор координациясен, предметлар белән төгәл хәрәкәтләр башкара белүне яхшыртуга мөмкинлек бирә.
Дәрес барышында балигъ булмаган балалар төймәләр тегәргә өйрәнделәр, иҗади сәләтләрен, вак моториканы үстерделәр, күңелле һәм кызыклы итеп вакыт үткәрделәр.