«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал картасы килеп иреште.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Ю. А. Горбачева, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор М. А. Иванова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече А. В. Войтко сигнал буенча гаиләгә бардылар. Чыгу барышында балигъ булмаганның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналарга үз бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык турында хокукый мәгълүмат бирелде.
Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлек тапшырылды. Шулай ук гаилә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышына чакырылды.