Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында 6 сентябрь көнне тернәкләнүчеләр өчен танып-белү чарасы үткәрелде. Балаларга «террорчылык» һәм «экстремизм» сүзләренең нәрсә аңлатуын, шикле әйберләргә тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук һәрвакыт тирә-юньдәге хәлне контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Террорчылыкка каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан тәрбияләнүчеләргә видеоматериал күрсәтелде.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне дөрес тотарга әзерлек тәрбияли, балаларның иҗади сәләтләрен үстерә.