«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 6 сентябрь көнне Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Спорт – ул тормыш!» чарасы узды. Анда өйдә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Социаль хезмәткәрләр һәм «көмеш» яшьтәге волонтерлар зарядка үткәрделәр. Чара өлкәннәр арасында физик культураны һәм спортны пропагандалауга һәм популярлаштыруга, өлкән яшьтәге кешеләрне системалы шөгыльләргә җәлеп итүгә, физик культура һәм спорт мөмкинлекләрен сәламәтлекне ныгытуда куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән иде.