Коммерциячел булмаган оешмалар бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

«Точка отсчета» коммерциячел булмаган оешмаларның ирекле халык алдындагы отчетлары бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә «Донорлар Форумы» грант бирүче оешмалар ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең ачыклыгын арттыру инструменты булып тора, оешмаларның абруен һәм аларның танылуын ныгытуга, яңа партнер-оешмаларны һәм иреклеләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.

Конкурска гаризалар 2021 елның сентябрь ахырына кадәр электрон рәвештә Донорлар Форумының махсус платформасында кабул ителәчәк (www.form.donorsforum.ru).

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 ел ахырында – 2022 ел башында узачак.

Конкурс, катнашу шартлары һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат Донорлар Форумының рәсми сайтында урнаштырылган: https://www.donorsforum.ru/projects/tochkaotschyota/prinyat-uchastie/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International