Зәйдә эшсез гражданнарның чираттагы төркеме укуларын тәмамлады

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләр арасыннан сигез граждан «Төягеч йөртүче» программасы буенча укуларын тәмамлады.

Уку дәвамлылыгы 560 уку (академик) сәгать тәшкил итте. Төп теоретик курстан тыш, тыңлаучылар төягечләрнең үзенчәлекләрен һәм анда эшләгәндә куркынычсызлык техникасын өйрәнделәр.

Җитештерү практикасын узганнан соң һәм квалификация имтиханнары нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы булган тракторчы-машинист һәм дүртенче разрядлы төягеч йөртүче һөнәрләре буенча квалификация турында документлар бирелде.

Зәйдә бүгенге көндә төягеч йөртүче һөнәре буенча 13 вакансия бар. Мәшгульлек үзәге белгечләре раслаганча, әлеге тармак белгечләренә ихтыяҗ зур һәм алар гарантияле рәвештә эшсез калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International