30 август көнне «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгенең 14 тәрбияләнүчесе, Яр Чаллы шәһәренең инклюзив сыйныф укучылары, гольф буенча турнирда катнаштылар. Ул шәһәрдәге беренче «Golfstreeeam» гольф-клубында узды.
Балалар рәхәтләнеп үзләрен яңа спорт төрендә сынап карадылар, гольф һәм аның үзенчәлекләре турында күп яңалыклар белделәр. Мавыктыргыч уен әле бик файдалы да, чөнки ул аяк мускулларын ныгыта, координацияне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны үстерә.
Турнирда катнашучылар өчен «Чудо-дети» үзәге матур бүләк тә әзерләгән иде.