6 сентябрьдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева социаль якланмаган гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны бергәләп кабул итәчәкләр.
Чара иртәнге сәгать уннан уникегә кадәр Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында узачак: Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 20.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8 (85595) 5-18-20, 5-71-00 (Лениногорск шәһәр прокуратурасы). Шалтыратулар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр кабул ителә.