Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Александров паркында күчмә күргәзмәдә булдылар. Күргәзмә «Түбән Кама» милли паркы һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Ул паркның табигать байлыгына, аны саклауга багышланган.
Өлкәннәр зур кызыксыну белән милли парк белгеченең аеруча саклаулы табигать территориясе турында сөйләвен тыңладылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, викторинада катнаштылар. Парк хезмәткәрләре урман янгыннарын профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.
Ахырда катнашучылар хайваннар һәм «Түбән Кама» милли паркының пейзажлары төшерелгән открыткалар һәм рәсемнәр алдылар.
