Минзәлә интернат-йортында игелек атнасы дәвам итә

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзәк китапханә волонтерлары «Игелекле сүзләрдән – игелекле эшләргә» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Очрашу «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында оештырылды.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар яхшылык турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр игътибарына «Күңелеңдә яхшылык яшәсен» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда көчле кешеләр, авырлыкларны җиңгән яисә дәваланмый торган чир белән яшәргә өйрәнгән өлкәннәр һәм балалар турында китаплар тупланган.

Чара ахырында волонтерлар өлкәннәргә татлы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International