«Яңарыш» үзәгендә профилактик дәрес узды

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Экстремизм, террорчылык күренешләрен, балалар һәм яшьләр арасында асоциаль һәм деструктив тотышны кисәтү максатыннан 2 нче сентябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне узды.

Социаль хезмәтләр алучылар белән «Беслан балалары» дигән тематик дәрес үткәрделәр. Балаларга аңлаешлы формада террорчылык һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр, уен ситуацияләре ярдәмендә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен кабатладылар.

Дәрес бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International