Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында чаралар үткәрә

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова 12 нче социаль участокта тематик викторина үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы тугыз бала катнашты.

Очрашу башында белгеч балалар белән «Молекулалар» уены үткәрде. Аннары катнашучылар хәзерге заманның куркыныч террорчылык актлары турында сөйләштеләр. Белгеч балаларга террорчыларның кем икәнен, террорчылык янаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Балалар алган белемнәрен ныгытсын өчен, аларга викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Соңыннан балалар үз балларын исәпләделәр, җаваплары хаталы булган сораулар буенча фикер алыштылар.

Ахырда белгеч катнашучыларга «Террорчылык янау очрагында үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International