Түбән Кама районында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 1 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Юлда сак бул!» дигән акция уздырдылар.

Акция барышында оештыручылар Кама Аланы яшьләре белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр, юлда наушниклар һәм телефон куллануның куркынычлыгы турында искәрттеләр. Волонтерлар акциядә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тапшырдылар. Барлыгы 19 мәгълүмати материал таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International