Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан килгән гаиләләрдәге иминсезлек турында дүрт сигнал картаны карау кертелгән иде. Тикшерелгән барлык сигнал карталары буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләгәндә профилактика системасы субъектларының гаиләдәге иминсезлекне ачыклау һәм шәхси тернәкләндерү программаларын тормышка ашыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек соравы аерым каралды. Чарада катнашучылар тарафыннан гаиләләрнең күрсәтелгән категориясе белән эшләүдә ведомствоара бәйләнешне көчәйтү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International