«Өмет» үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

31 август көнне Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Ул сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны пропагандалауга, социаль хезмәтләр алучыларның психоэмоциональ торышын яхшыртуга, авыруларны профилактикалауга, хәрәкәт итү күнекмәләрне һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән ярышларда катнаштылар. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый чаралар – ул күңел күтәренкелеге һәм оптимизм чыганагы, шулай ук яңа танышулар һәм аралашу мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International