Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш сәфәре белән Зәй районында булды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Зәй муниципаль районында булып кайтты.

Күчмә чара кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте, Зәй районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда Министрлык карамагындагы учреждениеләр: социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, республика матди ярдәм үзәге, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International