Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Минем туган Татарстаным» дигән чара узды. Социаль хезмәт алучылар дәүләт символикасы турында белемнәрен ныгыттылар, республика гимнын тыңладылар, тематик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр һәм конкурсларда катнаштылар.
Күңел ачу өлешеннән тыш, чарада катнашучыларны танып-белү викторинасы да көтте. Алып баручыларның сорауларына җавап биреп, интернат-йортта яшәүчеләр үз белемнәрен яңарттылар. Чара беркемне дә битараф калдырмады һәм барысына да бик ошады.