Өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү, шулай ук аларга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуда ярдәм итү максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү алып барыла. Мондый дәресләр өлкән яшьтәге кешеләргә җәмгыятьтә үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә, үз көчләренә ышаныч бирә. Интернат-йортта өлкәннәрне актив эшчәнлеккә тарту, социаль челтәрләр аша аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган.
«Компьютерда эшләү буенча база белемнәре алган программа тыңлаучылары дәүләт хезмәтләреннән мөстәкыйль файдалана, яңалыклар белән таныша, дуслары белән аралаша алалар. Аларның күбесе компьютер һәм Интернетның тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнүен аңлый башлый», – ди социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова.