Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәхси эшмәкәрләрне тикшерде

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш төркеме үз эшләрен оештыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган гражданнарга күчмә тикшерүләр уздырды. Туризм, матурлык һәм корпуслы мебель җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 4 эшмәкәр тикшерелде.

Тикшерү барышында мәшгульлек үзәгенең эшче төркеме эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару тәртибе һәм башкарыла торган эшләр күләме белән танышты һәм сатып алынган җиһазларның бизнес-планнар буенча чыгымнарга туры килүен, хисап бирү вакыты үтәлүен билгеләде.

Килешү шартларын үтәү буенча җитешсезлекләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International