«Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды психологы тарафыннан «Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне анализлау һәм төзү» дигән темага төркемле дәрес уздырылган. Чара «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы кысаларында узды.
Дәрес башында йөкле хатын-кызлар психологик халәткә мөстәкыйль ярдәм күрсәтү техникаларын: визуализацияне, Шульц буенча аутотренингны үзләштерделәр. Ана компетентлыгын формалаштыру өчен яшь әниләр «Йөклелек чорында һәм гаиләдә бала туганнан соң гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр төзү: гаилә әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр» дигән әңгәмә тыңладылар.
Дәреснең төп өлешендә гаиләнең һәр әгъзаларның бала белән үзара бәйләнешен билгеләү өчен «Минем гаиләм» рәсемен ясадылар.