«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләргә суны ничек чистартулары турында сөйләделәр

2021 елның 27 августы, җомга

Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алексеевск бистәсенең чистарту корылмаларында экскурсиядә булдылар.

Бер төркем тәрбияләнүчеләрне чистарту корылмалары операторы каршы алды. Ул чистарту корылмаларының ничек эшләве, суны нинди ысуллар белән чистартулары турында җентекләп сөйләде. Балалар башта стокларның эре катнашмалардан механик чистартуга дучар ителүен белделәр. Аннан соң табигать өчен зарарлы матдәләрне махсус бактерияләр «ашый», шуннан соң калган су зарарлы катнашмалардан башка тирән чистарту этабына керә. Кама елгасына төшәр алдыннан, агынтылар ультрашәмәхә йогынтысына дучар ителә, соңгы этапта су пробалары алына, алар әйләнә-тирә табигать өчен аның куркынычсызлыгын расларга тиеш.

Экскурсия балаларга экологик белем бирүдә ярдәм итте. Танып-белү кыйммәтләреннән тыш, приютта тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International