27 август көнне Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Юлия Лесагина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Татарстан халыклары мәдәнияте: милли кием, аш-су, бәйрәмнәр» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр Татарстанда яшәүче халыклар, аларның көнкүреше, костюмнар тарихы турында белделәр. Балалар бик теләп милли костюмнар, халыкларның баш киемнәрен карадылар, татар орнаменты төрләре белән таныштылар, төрле халыкларның кухнясы һәм бәйрәмнәре турында видеороликлар карадылар.
Дәрес ахырында балалар төркемнәргә бүленеп, татарлар сөлгеләргә чигүче чәчәк-үсемлек орнаменты ясадылар.