Республика башкаласы буйлап виртуаль экскурсияне «Здравушка»да тернәкләнүчеләр өчен оештырдылар

2021 елның 27 августы, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәр көненә багышланган чара кысасында Татарстан башкаласы буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар.

27 августта интерактив табло ярдәмендә учреждение психологлары Казанның иң төп истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештыра алдылар. Виртуаль сәяхәт поезддагы уен белән бизәлгән иде, аның барлык пассажирлары да туган шәһәр тарихы турында белем алдылар. Импровизацияләнгән паровозның һәр тукталышында балалар өчен башкала урамнары һәм проспектлары серләре ачылды.

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Виртуаль экскурсия патриотик тәрбия бирүгә һәм толерантлыкны үстерүгә ярдәм итте, чөнки нәкъ менә Казан халыклар, милләтләр һәм конфессияләр дуслыгын күрсәтә. Чара ике телдә: татар һәм рус телләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International