26 августта Түбән Кама шәһәрендә «Баланы мәктәпкә җый» хәйрия акциясе кысаларында чара узды. Булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм «Дарим ангелам радость» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Заман» уку һәм аралашу үзәге, «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белән берлектә үткәрелде.
Чара «Заман» уку һәм аралашу үзәгенең ачык мәйданчыгында узды. Балалар һәм ата-аналар Хисматуллина Т.Б. җитәкчелегендә волонтерлар төркеме үткәргән театр тамашасын карап кына калмыйча, тамашада үзләре дә катнашу мөмкинлеген алдылар.
Мастер-класста балалар үз куллары белән дәреслекләр өчен закладка ясадылар. Булачак укучыларга «МЕТРА НЕФТЬ» ҖЧҖ хәйриячеләреннән директор Шабуров А.А. исеменнән бүләкләр тапшырылды. Балалар букчалар һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы, шулай ук «ДАР» тернәкләндерү үзәгендә аппарат дәвалануын узу өчен сертификатлар алдылар.
Булачак беренче сыйныф укучылары алдында «ДАР» коммерцияле булмаган автоном оешмасының баш табибы Гарипова Н.А., «Заман» үзәге мөдире Аникина Р.В., «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Мыльникова Т.В. чыгыш ясадылар.
«ДАР» тернәкләндерү үзәге чараны оештыручыларга, хәйриячеләргә һәм волонтерларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә.
