Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

26 нчы августта 10 нан 13 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде: «Элекон заводы» АҖ, «Инвест плюс» ҖЧҖ, «Башнефть» ҖЧҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Азимут Групп» ҖЧҖ, «СКИФ-К» ҖЧҖ, «Транстехсервис» ҖЧҖ, «Компрессор» ҖЧҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Сбербанк» ҖАҖ, «Душевные люди» ҖЧҖ, «Гивико» грузин рестораны, «Росгвардия» ФДУПнең Татарстан Республикасы филиалы.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: токарь, станок операторы, слесарь-ремонтчы, фрезерчы, электр слесарь, менеджер, экономист, поездлар төзүче, балта остасы, слесарь-ремонтчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, АЗС операторы, пешекче, кассир, официант ярдәмчесе, хостес, сатучы-кассир, кибет администраторы, пешекче, комплектлаучы, автомобиль йөртүче, аккумуляторчы, диспетчер, инженер, хисапчы, автомашина юучы, ярдәмче эшче, сак начальнигы, сак инспекторы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 314 кеше булды, шуларның 246 сы хатын-кыз. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан уку мәсьәләләре буенча үзәк белгечләреннән консультацияләр алдылар. 36 эшсез граждан эшкә җибәрелгән.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International