Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Минзәлә интернат-йортында «Мин Татарстанда яшим» дигән мавыктыргыч уен-викторина узды.
Мондый уен-викторина социаль хезмәтләр алучыларга үзләренең иҗади, интеллектуаль сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, туган якка карата мәхәббәт хисен тәрбияләүгә ярдәм итә.
Шулай ук логик фикер йөртергә, күрү хәтере, фикерләү тизлеге, тырышлык, игътибарлылык, максатчанлык, күзәтүчәнлек һәм карарлар кабул итә белү сәләте үсешенә ярдәм итә. Биредә яшәүчеләр кызыксынып һәм энтузиазм белән биремнәргә җавап бирделәр, сораулар бирделәр, үз тарихларын сөйләделәр. Викторина ахырында барлык катнашучылар да кечкенә призлар белән бүләкләнде.