Минзәләдә «Күңелле стартлар» узды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Балаларның ялын оештыру максатыннан 25 нче август көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга балигъ булмаган балалар өчен «Күңелле стартлар» дигән спорт-физкультура бәйрәме үткәрде. Спорт бәйрәмендә 8 бала катнашты.

«Күңелле стартлар» программасы шактый бай иде: уеннар, эстафеталар, табышмаклар. Балалар тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә ярыштылар. «Күңелле эстафеталарда» катнашып, балалар җиңү яулау, физик яктан көчле булу гына аз, максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, җитез һәм тапкыр булырга кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International