Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе юрисконсульты шәһәрнең Инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Очрашу барышында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирелде. Белгечләр социаль хезмәтләр алучыларга гражданнарның бушлай социаль хезмәт күрсәтү пакетын алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерделәр.
Моннан тыш, очрашуда катнашучыларга «Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә кабул итү» темасына мәгълүмати материал тараттылар. Белгечләр тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләне булдыру тәртибе һәм шартлары, өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырга теләүче кандидатларга таләпләр һ.б. турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Барлык килгән сораулар буенча аңлатмалар бирелде.