«Чишмә» үзәге карамагындагылар арасында ком терапиясе популяр

2021 елның 27 августы, җомга

Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре ком терапиясе ярдәмендә өлкәннәр өчен уңай психологик атмосфера тудыра.

Әлеге терапия теләсә кайсы яшьтә психологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле алымнарының берсе булып санала, үзенең универсальлеге һәм мөмкинлеге белән аерылып тора. Технология ярдәмендә киеренкелекне төшерү, арыганлык, уңай эмоцияләр үстерү, игътибар һәм хәтерне яхшырту кебек бурычлар хәл ителә. Социаль хезмәтләр алучылар ком терапиясе белән аерым кызыксыну белән шөгыльләнә. Алар комда төрле фигуралар кулланып ясый. Мондый дәресләр ярдәмендә өлкәннәрнең вак моторикасы үсеше стимуллаштырыла, сәламәтлекләре яхшыра, рухи халәте гармонияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International