Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яшь безгә комачауламый» дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырылды.
Әлеге чараның максаты – актив озын гомерне пропагандалау. Өлкән яшьтәге кешеләр белән физкультура-спорт эше сәламәтләндерү, дәвалау, тернәкләндерү һәм спорт юнәлешләренә ия.
Чарада катнашучыларның барысы да спорт ярышларында бик теләп катнаштылар: дротиклар ыргыттылар, атлангыч аша сикерделәр, максатка туплар ыргыттылар, сабын куыклары белән уйнадылар. Өлкән яшьтәге гражданнар уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф алдылар. Чара ахырында Токиода уза торган Параолимпия уеннарында катнашучыларга уңышлар теләделәр.