«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Азнакай үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны хастаханәгә профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризация үткәрү өчен китерүне дәвам итәләр.
Азнакай үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре ай саен 65 яшьтән өлкәнрәкләр исемлеген формалаштыралар, алар буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гражданнарны медицина учреждениесенә һәм кире махсуслаштырылган транспортта илтеп җиткерүне тәэмин итә. Бүгенге көндә 1260 кеше китерелгән һәм тикшерелгән. Азнакай районы буенча барлыгы 1755 кеше тикшерелде.
Проект өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшьне озынайтуга, илнең өлкән яшьтәге гражданнарының актив озын гомерлеге өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.