24 һәм 25 нче августта мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Игелекле чәчтараш» дигән хәйрия акциясе үткәрелде, ул Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан чәчтараш-хәйрияче ярдәме белән оештырылды.
Әлеге акция кысаларында Нефтьчеләр пр., 42 адресы буенча урнашкан чәчтарашханә хезмәткәрләре «үзенчәлекле» балалар өчен бушлай чәчтарашлар оештырдылар. Осталар балаларны модалы прическа белән сөендерделәр. Ата-аналар һәм балалар бу акциядә зур шатлык белән катнаштылар һәм хезмәткәрләргә матур прическа өчен рәхмәт белдерделәр.