Татарстан Республикасында Белем көне алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә.
Бүген Биектау муниципаль районы прокуратурасында социаль хезмәт алучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.
Булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Алексей Заика һәм Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов котладылар. Алар укучыларга һәм аларның әти-әниләренә нык сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләделәр. Мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар район прокуратурасы хезмәткәрләренең шәхси акчасына сатып алынган.
«Әтиләр Советы» рәисе Тимирясов А.С. һәм Аксубай муниципаль районының социаль яклау идарәсе башлыгы Зайцева Е.С. Алексеевскиның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Хәйрия акциясе кысаларында алар беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар, балаларны уку елы башлану белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр.