24 нче август көнне Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өйдә һава торышы» программасын тормышка ашыру кысаларында «Тәрбия стилен булдыру» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде. Чара социаль эш буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Шкляева Мария Анатольевна тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен уздырылды. Әлеге чарада 6 кеше катнашты.
Дәрес балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү максаты белән үткәрелде.
Катнашучыларга гаилә тәрбиясе стильләре турында мәгълүмат бирелде. Дәрес барышында бүлек карамагындагы балалар «идеаль ата-ана» портретын төзеделәр, шулай ук «Сезнең аралашу һәм тәрбия стиле» дигән тест уздылар.
Чара ахырында катнашучыларга «Ата-аналар өчен 10 кагыйдә» дигән белешмәлекләр һәм киңәшләр тапшырылды.