Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 24 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Без бергә!» чарасын уздырды. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, иҗади сәләтләрне, карашларны һәм вак моториканы үстерү торды.
Дәрес башында хезмәт буенча инструктор дәрес темасы буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Катнашучыларга шул ук темага төсле карандашлар һәм буяулар кулланып рәсем ясарга тәкъдим ителде. Балалар рәсем ясауның төрле техникаларын кулландылар, карандаш һәм гуашь белән ясау күнекмәләрен камилләштерделәр. Дәрес барышында балалар иҗади караш, фантазия һәм вак моториканы үстерделәр.
Дәрестә катнашучылар алган нәтиҗәләрдән канәгать калдылар, ә рәсемнәр «Без бергә!» күргәзмәсе өчен кулланылды.