Уңайлы мохит булдыру буенча вебинарда катнашырга чакырабыз

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

25 август көнне 11:00 сәгатьтә (мск) «Инвалидлык белән кеше хәрәкәте юлында баскыч» уңайлы мохит булдыру буенча бушлай вебинар узачак. Экспертлар һәм архитекторлар җәмәгать бинасында яки территорияләрдә, уңайлы мохитнең норматив таләпләрен исәпкә алып, баскычны ничек дөрес итеп төзекләндерү турында сөйләячәкләр.

Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://www.vr-azbuka.ru/event-details/lestnitsa-na-puti-dvizheniya-mgn.

Вебинар социаль өлкә белгечләре, коммерциячел булмаган оешмалар, инвалидлар, архитекторлар һәм инклюзив тирәлек булдыру белән кызыксынучылар өчен аеруча файдалы булачак.

Чара «Онлайн-азбука доступности» проектының бер өлеше булачак. Анда катнашучылар төрле объектларда уңайлы мохит булдыру һәм тәэмин итү белән бәйле сорауларга тиз һәм уңайлы җаваплар ала алачаклар.

Шулай ук проект кысаларында объектларны адаптацияләү һәм теге яки бу ситуациядә һәркем файдалана алырлык итү мәсьәләләре буенча экспертлар белән консультацияләр дә каралган.

Проект турында күбрәк белергә һәм онлайн-консультацияләр өчен кушымтаны проект сайтында табарга мөмкин: www.vr-azbuka.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International