Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Келәм» яшьләр үзәгенең 2 волонтеры белән берлектә 10 нчы социаль участокта «Минем шәһәрем тарихы» дигән чара уздырган. Чараның максаты – туган шәһәр тарихына сакчыл караш, кече Ватаны өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес барышында волонтерлар балалар белән «Без Түбән Кама турында нәрсә беләбез?», «Шәһәр белән кем идарә итә?», «Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу», «Шәһәрнең истәлекле урыннары» кебек уеннар уйнадылдар. Балалар нинди урамнар беренче булып барлыкка килде, нинди заводлар төзелде, алар нәрсә чыгаралар һ.б. турында белделәр. Балалар үз ата-бабаларының мәдәниятен, тарихын өйрәнделәр. Балалар бик күп сораулар бирделәр һәм волонтерлар һәм белгеч белән бергә аларга җаваплар эзләделәр.
Дәрес ахырында балалар асфальтта туган шәһәрнең истәлекле урыннарын ясадылар.