24 август көнне Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне актуальләштерү, яхшы һәм зарарлы гадәтләр турында төшенчә формалаштыру максатыннан мәктәп яшендәге балалар белән «Безнең тормышыбызда гадәтләр» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә башында балалар «гадәт» төшенчәсенең нәрсә аңлатуы һәм нинди зарарлы һәм файдалы гадәтләр булуы турында фикер алыштылар. Дөньяда начар гадәтләр шактый күп икән. Аларның кайберләрен җентекләп карарга булдылар. Тәрбияләнүчеләр «Әрәм тамаклар», «Елаклар», «Пычраклар» гамәлләрен сәхнәләштерделәр, «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» уенын уйнадылар.
Тәмәке турында мәсәл тыңлау балалар өчен гыйбрәтле булды. Балалар зарарлы гадәтләрнең иң куркынычы – тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү һәм наркотик матдәләр куллану, дип карар кылдылар. Әңгәмә ахырында тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, ялларын файдалы оештырырга, сәяхәт итергә, күбрәк кызыклы китаплар укырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.