Зәй районы балалары Бөек Ватан сугышы вакытында солдат батырлыкларын искә төшерделәр

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

23 август көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар өчен «Россиянең Хәрби дан көне» дип исемләнгән патриотик әңгәмә уздырдылар.

Балигъ булмаган балалар Җиңү бульварына Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәл янына экскурсия ясадылар.

Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә патриотик хисләр, үз Ватаны өчен, анда яшәүче кешеләр өчен горурлык, гражданлык позициясе, һәлак булучыларны искә алу, хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

23 август – Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел. Бу Россиянең Хәрби дан көне, рус коралының һәм Совет солдатының, үз Ватанын саклаучыларның дан көне. Курск сугышы Бөек Ватан сугышында хәлиткеч адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International