Татарстан Республикасы көне алдыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен «Татарстан тарихы сәхифәләре буйлап» дигән интеллектуаль уен уздырганнар.
Үзәк хезмәткәрләре республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте һәм тарихи мирасы турында кызыклы сораулар әзерләделәр.
Социаль хезмәт алучылар интеллектуаль уенда бик теләп катнаштылар. Бу чара ярдәмендә катнашучылар Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте турында кызыклы фактлар искә төшерделәр.
Чара ахырында катнашучылар карт имән турында әкият тыңладылар, ул үз тамырлары турында онытмаска, ягъни туган як тарихын белергә һәм истә тотарга чакыра.