23 август көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә «СПАРТА» спорт-күңел ачу клубы базасында социаль хезмәт алучы балалар өчен «Светофор иленә сәяхәт» дип исемләнгән ведомствоара мәгълүмати – танып-белү чарасы уздырганнар.
Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә юл хәрәкәте иминлеген саклауга юнәлдерелгән иде. «Син – җәяүле» дип исемләнгән дискуссия булды, анда катнашучылар уен формасында «юл тозаклары» турында сөйләштеләр.
Яңа уку елы алдыннан мәктәп автобусларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү дә мөһим булды. Моннан тыш, очрашуны оештыручылар катнашучыларның игътибарын ишегалды территорияләрендә һәм мәйданчыкларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләренә, юл йөрү җирендә йөрү кагыйдәләренә, юл буйлары буенча хәрәкәткә, шәхси хәрәкәт чараларыннан: велосипедлардан, самокатлардан, роликлардан, скейтлардан дөрес файдалануга юнәлттеләр. Очрашу ахырында балалар бер-берсен велосипедта, самокатларда узыштылар. Һәр катнашучы «Шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» һәм «Яшь җәяүле белешмәсе» дигән буклет алды.