«Кайгырту» приютында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча дәрес узды

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 23 августта Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән «Төрле-төрле дөньяда яшәргә өйрәнәбез» дигән темага әңгәмә үткәрде. Чараның максаты –балаларны «конфликт» һәм «конфликт ситуациясе» төшенчәләре, конфликтларны кисәтү ысуллары белән таныштыру.

Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр толерантлыкның башка милләт һәм дин кешеләренә карата түземле булуын, зыян һәм көч кулланудан баш тартуын, сизгерлек, мәрхәмәтлек, игелеклелекне үз эченә алуын ачыкладылар. Балалар Рәсүл Гамзатовның «Менә кеше, син аның турында нәрсә әйтәсең?» дигән шигырен тыңладылар. Без ни өчен толерант булырга тиеш, дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Балалар үзара аңлашуга китерә торган билгеле кагыйдәләр барлыгын белделәр.

Дустанә атмосферада балалар һәр кешенең эчке һәм тышкы яктан уникаль булуын аңлый алдылар. Мондый чаралар ярдәмендә без балаларда әхлакый-патриотик хисләр: Ватанга, гаиләгә, башка милләт кешеләренә карата мәхәббәт тәрбиялибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International