«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән «Табигатькә ярдәм итик» дигән танып-белү программасы үткәрделәр

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Табигатькә ярдәм итик» дигән танып-белү программасы үткәрде. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрнең экологик белемнәрен гомумиләштерү, ныгыту һәм тирәнәйтү. Балалар экологиянең «йорт турында фән» дип тәрҗемә ителүен белделәр.

Уртак әңгәмә барышында балалар кешенең табигатькә ничек зыян китерүен, аны пычратуын ачыкладылар. Планетабыз чиста булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу сорауга приют карамагындагылар җавап бирергә тырышты. Балалар экология – әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли торган фән икәнлеген белде. Тәрбияләнүчеләр табигатьне саклауга үзләренең кечкенә өлешен керттеләр: урманчылык территориясендә чүп-чар җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International