Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова 4 нче социаль участокта яшәүче балигъ булмаганнар белән очрашу оештырган.
Яшьтәшләре белән уйнаганда бала командада эшләү һәм аралашу белән генә чикләнми, ә аның шәхесенең формалашуына уңай йогынты ясый торган уникаль социаль тәҗрибә дә ала. Урамда туп белән хәрәкәтчән уеннар балалар арасында бик популяр. Моннан тыш, алар балага тупланган киеренкелектән арынырга ярдәм итә, ишегалды уеннары уңай эмоцияләр алып килә һәм җитезлек, көч, игътибар үсешенә ярдәм итә. «Бәр һәм тот», «Кайнар бәрәңге», «Туп остасы» уеннары төрле яшьтәге балаларны бер командага берләштерде һәм бик күп уңай эмоцияләр китерде.