Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан 18 август көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан яшь әниләр белән «Тәрбия доктринасын сайлауны билгеләү» дигән темага төркемле дәрес уздырылган.
Дәреснең кереш өлешендә катнашучылар психологик халәтне тотрыкландыру өчен Джекобсон буенча релаксация алымнарын үзләштерделәр.
Практик өлештә яшь әниләр ата-аналар белән мөнәсәбәтләренә анализ ясадылар, аның аерым аспектларына бәя бирделәр. Шулай итеп, үз балачагыңа рефлексив бәя бирелде һәм булачак бала белән мөнәсәбәтләрнең оптималь сценарийларын булдыру проекты формалашты.
Дәрестә катнашучылар булачак бала, аның характерындагы сыйфатлары турында күзаллауларын формалаштырдылар, үз гаиләсендә нинди мөнәсәбәтләр булуын, үз баласын ничек тәрбияләүләрен сөйләделәр.
Дәреснең йомгаклау өлешендә үткәрелгән дәреснең максаты һәм мәгънәсе турында кыскача резюме бирелде, алынган гамәли күнекмәләрне һәм белемнәрне бәяләү һәм интерпретацияләү үткәрелде.
Чарада 8 йөкле хатын-кыз катнашты. Дәрес ата-аналар компетентлыгын үстерде һәм яшь әниләрнең психологик толерантлыгын арттырды.