Яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салуны профилактика кысыларында Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре «Жизнь прожить – не поле перейти» дигән дәрес уздырды.
Тренинг танышу белән башланып китте, аннан соң балалар дискуссиядә, самотестлаштыруда катнаштылар. Яшүсмерләр уеннарда һәм күнегүләрдә дә актив катнаштылар.
Тренингның уен формасы төркемдә ышаныч атмосферасы тудырды. Психолог эчке ресурсларга таянып, катлаулы хәлләрне җиңү мөмкинлеге турында сөйләде.
Белгеч фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләргә хәзерге җәмгыятьтә адаптация кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә, социаль күнекмәләргә һәм стрессны җиңәргә өйрәтә, яшүсмерләрдә тискәре эмоцияләрне киметә.