Кичә «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Икебана – гадилектә сәнгать» дигән темага дәрес уздырылган.
Өйдә социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә яңа чәчәкләр һәм үсемлекләр яфраклары җыю белән шөгыльләнгәннәр, аннары аларны махсус методика буенча киптерәләр. Мондый эшләнмәләрдән якты, матур композицияләр килеп чыга.
Дәрестә 10 социаль хезмәт алучы катнашты.