Беренче Халыкара балалар инклюзив иҗат уеннарына йомгак ясалды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

17 августта Хабаровск краенда катнаш форматта (онлайн + офлайн) узган беренче Халыкара балалар инклюзив иҗат уеннарына нәтиҗәләр ясалды.

Уеннарда яшь татарстанлылар да катнашты. «Коляскаларда биюләр» номинациясендә 2 урынны Арина Белоглазова һәм Егор Давыдов алды. Татарстаннан берьюлы 2 катнашучы, Сякаева София белән Фазлиев Тимур, «Авторлык» һәм «Поэзия» номинацияләрендә мактаулы беренче урынны алды. Моннан тыш, Тимур вокал сәнгатендә дә 2 урынга лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, Хабаровск крае хөкүмәте тарафыннан 12 августтан 19 августка кадәр Беренче Халыкара балалар инклюзив иҗади уеннары үткәрелә. Уеннар «АбиАрт» Бөтенроссия һәм әйдәп баручы инвалидлар оешмалары берлеге» иҗтимагый берләшмәсе, «Үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның ата-аналары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.

Уеннарның максаты – иҗади сәләтле балаларга (күрү, ишетү буенча инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар, психик авырулар һәм башка авырулар нәтиҗәсендә инвалидлар) ярдәм итү, аларның казанышларын пропагандалау, социаль адаптациядә ярдәм итү.

Уеннарның финал этабына Россия Федерациясенең 59 субъектыннан һәм дөньяның 5 иленнән (Әрмәнстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Италия) 1 149 катнашучы чыкты. Алар үзләренең иң яхшы эшләрен һәм чыгышларын 8 сәнгать төрендә һәм 23 номинациядә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International